ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә чүплек ясаучылар штрафка тартылган

4 июль 2019, 00:00

Гаепле зат 60 мең сум күләмендә штрафка тартылган.

(Әлмәт, 4 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторлары рейд барышында  Әлмәт районында законсыз рәвештә барлыкка килгән 600 кв метрга җәелгән чүплеккә тап булалар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ачыкланганча, подрядчы оешма әлеге предприятиенең административ бинасында төзелеш-монтажлау эшләрен башкарган. Ләкин эшчеләр җитештерү калдыкларын махсус япма белән капламыйча ачык җир өстенә өеп барган булалар.

Экологлар хокук бозуларны бетерү таләбе белән күрсәтмә бирә һәм калдыкларны ташлауга юл куйган вазифаи затны 60 мең сум күләмендә штрафка тарта.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10