ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада аерылышкан 27 пар янә элеккеге тормыш иптәше белән кавышкан

3 июль 2019, 22:00 , Фото: Рамиль Гали

Түбән Камада аерылышкан 27 пар янә элеккеге тормыш иптәше белән кавышкан Балигъ булмаган балалар арасында да гаилә коручылар бар.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Түбән Камада ел башыннан 527 никах теркәлгән. Беренче кат өйләнешүчеләр һәм кабат гаилә коручылар саны тигезләшә язган, икенчеләре нибары 23 никахка калыша. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Аерылышучылар арасында кабат элеккеге тормыш иптәше белән никахлашучылар саны - 54 (27 пар). Балигъ булмаган балалар арасында да гаилә коручылар бар, әлегә - ике пар. Иң яшь кәләшкә 16 яшь тулган, ә кияүгә – 18 яшь. Иң өлкән кәләш 64 яшьтә, ә кияүгә – 71 яшь.

Түбән Камада 6 ай эчендә чит ил кешеләре белән 15 никах теркәлгән: нигездә, Таҗикстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Украина, Казахстан, Беларусь гражданнары белән, һәм пакъстанлы белә бер никах теркәлгән.

Тантаналы вакыйгага түбәнкамалылар ныклап әзерләнә һәм теркәлү вакытын алдан сайлап алалар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10