ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кариев театры балалар һәм яшүсмерләр өчен "ASYL" драматургия бәйгесе игълан итте

3 июль 2019, 16:31

Кариев театры балалар һәм яшүсмерләр өчен Пьесаның соңгы ике елда язылуы һәм сәхнәгә куелмаган булуы шарт.
(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Габдулла Кариев исемендәе Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар һәм яшүсмерләр өчен "ASYL" Бөтенроссия драматурия конкурсын игълан итә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. 
 
Конкурсның төп максаты - яшь тамашачы театрларының репертуарын яңа пьесалар белән баету. 
 
Текст күләме һәм жанр сайлау мөмкинлеге чикләнмәгән. Текстлар татар һәм рус телләрендә язылган булырга мөмкин. Бер автордан 2 әсәр кабул итү мөмкинлеге каралган. Пьесаның соңгы ике елда язылуы һәм сәхнәгә куелмаган булуы шарт.
 
 
Катнашучыларны 4 яшь категориясенә бүлеп бәяләячәкләр. Һәр номинациядә бер генә пьеса җиңәчәк.
 
Әсәрләрне 1 октябрьгә кадәр юлларга кирәк. Җиңүчеләр 30 ноябрь көнне бүләкләнәчәк, диелә хәбәрдә.
 

 

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Кариев театры балалар һәм яшүсмерләр өчен «ASYL» Бөтенроссия драматурия конкурсын игълан итә. Конкурсның төп максаты: яшь тамашачы театрларының репертуарын яңа пьесалар белән баету. Текст күләме һәм жанр сайлау мөмкинлеге чикләнмәгән. Конкурсның шартлары белән нигезләмәдә таныша аласыз. Аңа сылтама профильдә бирелгән. #кариевтеатры #театркариева #татарскийтюз #асыл #asyl karievteatr.ru В нашем театре стартует Всероссийский конкурс детской драматургии «ASYL». Это драматургическая лаборатория детских и подростковых пьес, цель которой - поддержка творчества молодых одаренных драматургов и обогащение репертуара детских национальных театров. В конкурсе принимают участие авторы, пишущие на русском и татарском языке и представляющие ранее не опубликованные пьесы. С условиями конкурса можно ознакомиться в положении по ссылке в профиле.

Публикация от Кариев театры (@teatr_g.karieva)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10