ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мөхәммәтшин Словакия парламенты башлыгы белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

2 июль 2019, 21:04 , Фото: Александр Эшкинин

Мөхәммәтшин Словакия парламенты башлыгы белән хезмәттәшлек турында фикер алышты Словакия делегациясе визитының төп максаты – "Татарстан – Словакия" эшлекле форумында катнашу.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Словакиянең Милли Советы рәисе Андрей Данко белән хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алышты, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Милли парламент башлыгы җитәкчелегендәге Словакия делегациясе Татарстанга республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалы белән танышу, "Татарстан – Словакия" эшлекле форумында катнашу өчен килде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның икътисади потенциалы, Дәүләт Советы эшенең принциплары һәм Россиянең чит илләр белән хезмәттәшлегендә республиканың роле турында сөйләде.

Очрашу тәмамланганнан соң, Словакия парламентарийлары Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, анда республиканың инвестицион потенциалы белән таныштылар.

Иртәгә Словакия делегациясе "Татарстан – Словакия" эшлекле форумы эшендә катнашачак. "Татнефть" ГАҖ һәм Slovnaft компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую планлаштырылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10