ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә

2 июль 2019, 16:48 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә
 Көндезге сәгатьләрдә республика территориясендә һава +26 градуска кадәр җылыначак.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 июльдә, Татарстан территориясендә кабат яшенле яңгыр көтелә Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Яшен вакытында көнбатыштан булган җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәю ихтималы бар, диделәр синоптиклар.

Төнлә термометр баганалары +10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республикада һава температурасы 21дән 26 градуска кадәр җылылыкны тәшкил итә. Төбәкнең көньяк-көнбатышында җылырак булачак, көньяк-көнчыгышта - салкынча.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10