ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда җил электростанцияләре урнаштырылырга мөмкин районнарны атадылар

2 июль 2019, 16:57 , Фото: Айгөл Шәйхлисламова

Татарстанда җил электростанцияләре урнаштырылырга мөмкин районнарны атадылар Республикада җил энергетика станцияләренең 3ГВт егәрлек бирерлек потенциалы бар.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова) Бүген Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев Татарстанда җил мониторингы нәтиҗәләре буенча җил парклары урнаштыру өчен уңай дип Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Спас районнарын атады. Бу хакта ул Татарстанның Дәүләт Советында үткән Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының утырышында чыгышында сөйләде.

Алексей Савельчев әйтүенчә, әлеге районнарда җил парклары ярдәмендә якынча 600 МВт егәрлек җитештерергә була. “Татарстанда иң зур җил потенциалы булган районнар: Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Тәтеш, Югары Ослан. Тулаем алганда, 3 ГВт егәрлек чыганаклар потенциалы бар”, - диде ул.

2018 елдан башлап Казан дәүләт энергетика университеты белгечләре катнашында Татарстанның өч районында: Спас, Кама Тамагы һәм Балык Бистәсе районнарында җил мониторингы буенча проект гамәлгә ашырыла.

Дәүләт программасы нигезендә 2024 елда Россиядә җил генерациясенең 3350 МВт егәрлеге файдалануга тапшырылырга тиеш. Шул исәптән 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә 100 МВт булырга тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10