ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Путин Казанда старт алган антропологлар конгрессына уңышлы фикер алышулар теләде

2 июль 2019, 15:18 , Фото: Рамиль Гали

Путин Казанда старт алган антропологлар конгрессына уңышлы фикер алышулар теләде Дәүләт башлыгының сәламләү хаты Казанда Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы ачылышында укылды.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген Казанда старт алган Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессына уңышлы һәм нәтиҗәле фикер алышулар теләде. Дәүләт башлыгының сәламләү хатын “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында чара ачылышында укыдылар.

“Конгресс үз мәйданчыгында Россия һәм чит илдән галимнәрне берләштергән. Чарада катнашучылар составы белән мөһим профильле проблемаларны иң югары дәрәҗәдә хәл итеп була”, - диелгән Владимир Путин хатында.

“Антропологлар һәм этнологларның фәнни фаразлары Россиянең мәдәни һәм дини күптөрлелеген саклап калуда, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштергәндә, миграция сәясәтен камилләштергәндә бик кирәк”, - дип Путин сүзләрен җиткерделәр.

Сүзен тәмамлап, дәүләт башлыгы Конгресс катнашучыларына уңышлы һәм нәтиҗәле моназаралар теләде. “Кунакчыл һәм күп милләтле Казанда булудан онытылмаслык хис-кичерешләр телим”, - диелгән мөрәҗәгатьтә.

Конгресс эшендә Россия, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән меңгә якын галим катнашачак. Тематик секция утырышлары 3-5 июльдә узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10