ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда ике автобус катнашындагы авариядә 49 яшьлек пассажир зыян күргән

2 июль 2019, 14:00

Юл һәлакәте кичә иртән Карл Маркс урамындагы 61нче йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Казанда ике автобус катнашындагы авариядә 49 яшьлек пассажир зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 10.03 сәгатьтә «ПАЗ» автобусын идарә итүче 44 яшьлек ир-ат Карл Маркс урамында, башлангыч мәгълүматлар буенча, тиешле интервал сакламаган һәм пассажирларны төшерү өчен туктаган «НефАЗ» автобусына килеп бәрелгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, «ПАЗ» автобусының 49 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10