ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Татар телендә дә белем алырга була - "Шәһри Казан"

1 июль 2019, 13:29 , Фото: shahrikazan.ru

Татар телендә дә белем алырга була - "Сер түгел, татар һәм рус телләрендә укытучы кадрларга кытлык бар", - ди Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов.

(Казан, 1 июль, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Рәсимә Галиева). Туган телне саклау, нәрсә генә әйтсәк тә, үзебездән тора. Татар телендә белем бирүче институтларга кереп укырга, мәктәптә татар телендә татар баласын укытырга була. Теләге булганнар шулай эшли дә. Үз телеңдә үз халкыңа хезмәт итәрлек мөмкинлекләр республикада җитәрлек бүген. Шул ук вакытта көндәшлеккә сәләтле булган белгечләр ике телдә дә иркен эшли белергә тиеш. Билингваль, ягъни ике телле белгечлекләр әзерләү буенча максатчан төркемнәрдә укучылар I курсны тәмамладылар. Бу студентлар башкалардан нәрсә белән аерылып тора? Алар өчен нинди өстәмә мөмкинлекләр каралган? Моңа ачыклык кертү өчен, КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитовны әңгәмәгә чакырдык.

– Белүебезчә, КФУда билингваль укыту буенча махсус төркемнәрдә белем бирә башладыгыз, бу эшчәнлекнең нәтиҗәсе нинди булыр икән?
– Ике һәм аннан да күбрәк тел белгән, ул телләрдә иркен эшли алырлык белгечләр һәм предмет укытучылары әзерләү турында сүз бара. Икетелле белгечләрне әзерләү узган ел ук башланды. Безгә Татарстан Мәгариф министрлыгыннан мәктәпләрдә фәннәрне татар телендә дә укыта алырлык укытучылар әзерләргә кирәклеге хакында әйтелде. Дәүләт заказы буенча 125 кеше кабул ителде. Аның 50се – башлангыч мәктәп укытучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячеләре. Министрлык тәкъдиме белән, без Татарстан көллиятләрен тәмамлаган кешеләрне алдык. Арча, Минзәлә, Чаллы, Казан педколледжларыннан килделәр. Бүген алар I курсны тәмамладылар. Аларның күбесе башлангыч мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшли инде. Бу – читтән торып укучы төркем. Моннан тыш, көндезге бүлеккә өч төркем алдык. Беренче юнәлештә билингваль мәктәптә ике телдә математика һәм информатика укытучылары әзерлибез. Икенчеләре тарих һәм җәмгыять белеме укытучысына укый. Өченче төркем музыка һәм өстәмә белем бирү буенча белем ала.

– Укыту процессы ничек оештырыла, алар махсус программа белән укыйлармы?
– Читтән торып укучы студентлар алты ел укыячак, чөнки берьюлы ике белгечлек алып чыгалар, ягъни ике диплом. Алар башлангыч мәктәпләр өчен дә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында да эшли алырлык белгечләр булачак. Программа һәм уку планнарын профиль институтлар белән бергә төзедек. Мәсәлән, математика юнәлешендәге программа математика институты белән берлектә эшләнде. Студентлар бездә укыйлар, ләкин аларны математика институтыннан килеп укыталар. Татарча белә торган укытучылар, профессорларны чакырабыз. Әнәс Галимҗанов, Фәрхәд Зарипов, Айгөл Нигъмәтҗанова, Илнур Гарипов кебек татарча белә торган белгечләр укытты. Тарих юнәлеше буенча да шулай ук: фәннәрнең барысын да тарих институтыннан килеп укыталар. Дөрес, бу юнәлешләрдә бөтен предмет та татарча гына укытыла дигән сүз түгел, русча да укытыла. Безгә аларның киләчәктә татар телендә дә, рус телендә дә укыта алырлык белгечләр булулары мөһим.

– Бу студентлар югары стипендия алып укыйлар дип ишеттек.
– Әйе, алар республика бюджетыннан 15 мең стипендия алып укый. Сентябрьдән гыйнварга кадәр барысы да шушы күләмдәге стипендияне алганнар иде. Ә кышкы имтиханнар нәтиҗәсенә карап, икенче семестрда 75 студентның 57сенә генә түләнде. Татарстан Мәгариф министрлыгының карары нигезендә, стипендия имтиханнарны «дүрт»ле, «биш»легә тапшырганнарга гына бирелергә, ә «өч»ле булмаска тиеш. Алай гына түгел, бөтен имтиханнарның 50 проценттан артыгын «биш»ле билгеләренә тапшыру шарты да бар. Әгәр дә имтиханнарның берсен – «биш»легә, өчесен «дүрт»легә бирә икән, стипендия түләнми дигән сүз.

– 15 меңгә кызыгып килүчеләр генә булмасмы? Бу укучылар үз төбәкләренә кайтып эшләргә дә тиеш булып чыга түгелме?
– Уку елы башланганчы ук, студентлар белән килешү төзелә. Һәр студентның билгеле бер белем бирү оешмасы белән килешүе бар. Укуны тәмамлагач, алар, шул килешү төзелгән мәктәпкә барып яки районга кайтып, мәҗбүри биш ел эшләргә тиеш. Бу балалар хәтта стипендияне дә университеттан алмыйлар. Министрлыклар сумманы шул районнарга җибәрә, алар студентның картасына күчерә.

– Мондый белгечләргә ихтыяҗ зурмы? Максатчан төркемнәр җыю ничек оештырыла?
– Кайда ничә укытучы, нинди белгечлекләр кирәк – болар барысы да исәпкә алына, министрлыкта мониторинг үткәрелә. Быел исә министрлык дүрт юнәлештә 150 укытучы әзерләвебезне сорый. Ул сентябрь аенда ук билгеле булды, без аны 1 октябрьгә үзебезнең сайтыбызга элеп куйдык. Быел көндезге бүлеккә математика-информатика төркеменә, читтән торып уку бүлегенә мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч мәктәп тәркеменә студентлар җыячакбыз. Яңа юнәлешләр дә бар. Болар: математика-физика, биология-химия, инглиз теле һәм икенче чит тел. Икенче чит тел буларак төрек телен өйрәтәчәкбез. 20 июньнән документлар кабул итә башладык. Без БДИда югарырак балл җыйганнарны сайлап алабыз. Икенчедән, Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау максатында, әңгәмәләр уздырабыз. Узган ел читтән торып уку бүлегенә 50 кеше урынына – 70-80, көндезге бүлеккә һәр юнәлешкә 25 урынга 70ләп укучы килде. Быел конкурс ничек булыр – әлегә билгеле түгел.

Интернет газеталарда, ничек инде филологлар математиклар әзерли, дигән сүз булды. Ни өчен безнең институт сайланды, дисезме? Укучыларны татар әдәбияты, мәдәнияте, тарихы белән якыннанрак таныштыру максатында, ягъни булачак укытучыларны татар мохитендә тәрбияләү өчен. Кызганычка, башка институтларда укыган очракта мондый мохит, шартлар булдыру мөмкин түгел. Ә безнең югары мәктәптә барлык чаралар да татарча уздырыла. Язучы, шагыйрьләр белән очрашулар, конференция-конкурслар, Театр көне һәм башка бәйрәмнәрне – барысын да татарча уздырабыз. Бездә «Мизгел» татар яшьләр театры, «Бәйрәм» җыр коллективы, бию түгәрәге эшли. Күршедә генә – Г.Камал театры. Елына берничә мәртәбә студентларны Тинчурин театрына спектакльләргә алып барабыз. Татарча гәҗит чыгарабыз. Каләм тибрәтүчеләр «Әллүки» түгәрәгенә йөри. Чын татар мохите монда. Бездә белем алучы рус телле яки башка милләт студентларының татарча тизрәк өйрәнәсенә шигебез юк. Бер генә мисал китерәм. Узган ел, министрлык июльдә генә заказ биргәч, һөнәргә әзерлек эшен оештыра алмадык. Шуңа күрә җыр сәнгате юнәлешенә татарчаны начар белгән берничә кешене алдык. Алар арасында башка милләт балалары да бар. Әмма алар татар телен өйрәнергә вәгъдә бирде. Чынлап та, бер ел эчендә татарча сөйләшергә өйрәнделәр. Чөнки татарча аралашу өчен мөмкинлек бар. Икенчедән, әйткәнемчә, укыту процесы теге яки бу профильле институт белән берлектә алып барыла. Математика фәнен Н. Лобачевский исемендәге механика һәм математика институтыннан килеп укыталар, тарих дәресләрен КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучылары алып бара. Дәресләрнең күпмедер өлеше шул институтлар базасында, лабораторияләрендә уздырыла. Укыту программаларын да КФУдагы башка институт галимнәре белән бергәләп төзедек.

– Ике телдә белгечлек әзерләмәгәнгә дә шактый вакыт узган. Нәрсәне югалттык?
– Сер түгел, татар һәм рус телләрендә укытучы кадрларга кытлык бар. Әмма КФУда әле математика, география, тарих һәм башка фәннәрне татарча укыта алырдай тәҗрибәле мөгаллимнәр бар. Электән эшләп килүче галимнәрнең ярдәменә таянабыз. Киләсе елдан студентлар өчен татарча дәреслекләр, өч телле сүзлекләр эшли башларга планлаштырабыз.

– Узган ел 125 студентны кабул иткәнсез, быел 150 укучыны алырга әзерсез. Киләчәктә мондый белгечләргә ихтыяҗ артырмы?
–Әлегә әйтә алмыйбыз. Без министрлык заказы буенча эшлибез.

– Сездә элеккечә татар филологиясе белгечләре, татар теле укытучылары әзерләү дәвам итәме?
– Билгеле, дәвам итә. Быел «Педагогик белем бирү: татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле» һәм «Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлешләренә кабул итәбез. Һәр икесендә дә 20шәр бюджет урыны бар. Укырга керү өчен рус теле, җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләре кирәк. Шулай ук татар теленнән тест үткәрәбез. Туган телдән бердәм республика сынавы биреп, аның нәтиҗәләрен дә алып килергә була. Бәйгеләр югары: узган ел педагогика өлкәсенә ким дигәндә – 235, филологиягә 230 балл белән керделәр. Шулай ук әлеге юнәлешләргә түләп тә укырга керергә мөмкин. Быел да кабул итү компаниясе уңышлы үтәр дип өметләнәбез. Безнең өчен татар телен өйрәнергә, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укырга теләге булган, акыллы, белемле абитуриентлар кабул итү мөһим.

– Полилингваль укытуга әзерлек барамы?
– Полилингваль мәктәпләргә укытучылар әзерләү буенча бүген дәүләт программалары эшләнә. Без дә аңа материаллар әзерлибез. Программа кабул ителгәч, бөтенесе ачыкланыр. Нинди елларда нинди кадрлар кирәклеге дә. Без әлегә билингваль, ягъни ике телле белгечләрне әзерләү һәм укыту буенча эшлибез.

– Профориентация эшен ничек оештырасыз? Мәктәпләргә чыгасызмы?
– Һәр айны Ачык ишекләр көне оештырабыз. Ачык ишекләрне институт базасында җыеп кына түгел, онлайн да үткәрәбез. Быел берничә Ачык ишекләр көнен шундый форматта уздырдык. Мәктәп укучылары өчен ел дәвамында бик күп чаралар уздырыла. Н.Лобачевский исемендәге, Лев Толстой исемендәге фәнни конференцияләр үткәрәбез; Г.Тукай иҗатына багышланган «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» конкурсы, «Тел, әдәбият, сәнгать» халыкара олимпиадасы шулай ук укучылар өчен оештырыла. Быел беренче тапкыр, «Татмедиа», «Сәхнә» журналы белән берлектә, халык уеннарына багышланган «Кәрия-Зәкәрия» конкурсын уздырдык. Әлеге һәм башка чаралар киләсе уку елында да үткәреләчәк. Укучыларны көтеп калабыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10