ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан бадминтончысы Европа уеннарында бронза медаль алды

30 июнь 2019, 13:41 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Татарстан бадминтончысы Европа уеннарында бронза медаль алды
 Минскида уза торган турнирда республика данын дүрт спортчы яклый.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Татарстан бадминтончысы Евгения Косецкая Минскида II Европа уеннарында хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта өченче урынны алды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан ярымфиналында Дания кызы Мие Блихфельдттан 0:2 исәбе белән җиңелде. Икенче бронза медальгә Дания вәкиле Лина Кьерсфельдт лаек булды. Ул финалга Бөекбританиядән Кирсти Гилмурны (1:2) уздырды.

«Татар-информ» элек Косецкаяның Казанда узган бадминтон буенча Россия Кубогы җиңүчесе булуын хәбәр иткән иде.

  • II Европа уеннары Беларусь башкаласы Минск шәһәрендә 21 июньдә старт алды һәм бүген, 30 июньдә, тәмамланачак. Якынча 4 мең атлет 23 дисциплинада 15 спорт төре буенча 200 комплект медаль алырга дәгъвалый. Татарстанны Россия җыелма командасы составында дүрт спортчы тәкъдим итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10