ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Сарман урта мәктәбе укучылары өчен спорт мәйданчыгы ачылды

30 июнь 2019, 04:00 , Фото: sarman-rt.ru/

Сарман урта мәктәбе укучылары өчен спорт мәйданчыгы ачылды Район башлыгы мәйданчыкта төзүдә тырыш хезмәт куючыларга үзенең Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды.

(Сарман, 30 июнь, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова ). Яшьләр көне уңаеннан республика һәм район җитәкчелеге Сарман урта мәктәбе укучыларына зур бүләк ясады – спорт мәйданчыгын файдалануга тапшырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге тантанада Татарстан спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, район хакимияте башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Алар чарада катнашучы укучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, сау-сәламәт булып үсүләрен, спорт мәйданчыгының аларның яраткан урынына әверелүен теләделәр.

Фәрит Хөснуллин мәйданчыкта төзүдә тырыш хезмәт куючыларга үзенең Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды.

Ә баскетбол сеткасына беренче тупны ату хокукы Алмаз Мингуловка бирелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10