ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Новосибирск өлкәсенең Юрт-Ора авылында Сабан туена бүләк җыйганнар

28 июнь 2019, 19:53

Милли бәйрәм авылда 29 июньдә узачак.
(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 29 июнь көнне Новосибирск өлкәсенең Юрт-Ора авылында узачак Сабан туена бүген бүләк җыйганнар. Бу хакта Новосибирск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Бәйрәмгә килүчеләрне концерт программасы, милли уеннар һәм милли көрәш, ярминкәләр һәм күргәзмәләр көтә, диелә хәбәрдә. 
 
Билгеле булганча, Новосибирск каласы быел Федераль Сабан туен кабул иткән иде. Анда Россиянең 29 төбәгеннән кунаклар катанашты.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10