ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада Шәйхзадә Бабичка һәйкәл ачтылар

28 июнь 2019, 14:19 , Фото: bashinform.ru

Уфада Шәйхзадә Бабичка һәйкәл ачтылар Шагыйрь истәлеген монумент итеп мәңгеләштерү Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар программасы кысаларында оештырылган.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Бүген Уфада шагыйрь һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәйхзадә Бабичка һәйкәл ачылды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Шагыйрь истәлеген монумент рәвешендә мәңгеләштерү Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар программасы кысаларында планлаштырылган. Шуңа күрә аны ачу тантанасын бүген республика башкаласында уза торган V Бөтендөнья башкорт корылтае белән бергә үткәрелде.

Бабичның алты метрлы бронза сыны Зәки Вәлиди исемендәге урамда, телеүзәк каршындагы мәйданда урнаштырылган. Аның биредә урнашуы очраклы түгел, шагыйрь скульптурасы Уфа халкын һәм башкала кунакларын үз көрәштәше Әхмәт Зәки Вәлиди урамында «каршы алачак».

Автор фикеренчә, шагыйрь бер кулында шигырьләр китабын тоткан,ә икенчесе белән әйтерсең лә үз халкына мөрәҗәгать итә.

Иҗат концепциясен Россиянең танылган скульпторы, Россия Федерациясенең халык рәссамы Андрей Ковальчук тормышка ашыра. Ул Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәле авторы буларак билгеле рәссам-скульптор.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10