ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Һава торышы начар булу сәбәпле, Мәскәү-Ижевски самолеты Казанда тукталыш ясаган

28 июнь 2019, 12:03

"Сухой Суперджет 100" самолеты Казанда планнан тыш тукталыш ясаган.

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Мәскәүдән Ижевск шәһәренә таба оча торган "Сухой Суперджет 100" самолеты Казан аэропортына туктаган. Томан булу сәбәпле, пилотлар шундый карар кабул иткән. Бу турыда Izh LIFE.RU сайты хәбәр итә.

"Бүген төнлә "Сухой Суперджет 100" самолеты Мәскәүдән очып китте. Ул планнан тыш тукталыш ясап, Казан аэропортына төште. Һава торышы начар булу сәбәпле, борт шундый карар кабул итте. Самолет Казанда өч сәгать чамасы торды", диелә бу хәбәрдә.

Шулай итеп самолет Ижевск шәһәренә биш сәгатькә соңга калып килгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10