ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сахалин өлкә Сабан туенда Гөлдания Хәйруллина чыгыш ясаячак

28 июнь 2019, 15:50

Спорт яратучылар өчен уздырылачак мини-футбол буенча турнир Дамир Ситдыйков истәлегенә багышлана.
(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). 29 июньдә Сахалинда узачак өлкә Сабан туенда Татарстанның атказанган артситы Гөлдания Хәйруллина чыгыш ясаячак. Бу хакта Сахалин һәм Курил татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Бәйрәм шәһәрнең Юрий Гагарин исемендәге паркында узачак. 
 
Өлкә Сабан туенда кунаклар өчен берничә мәйданчык эшләячәк. Биредә сату-алу нокталары, милли аш-су һәм кул эшләнмәләре ярминкәләрен күрергә мөмкин булыр дип көтелә. Шулай ук спорт яратучылар өчен мини-футбол буенча турнир уздыру күздә тотыла. Ул Дамир Заһит улы Ситдыйков истәлегенә багышланачак
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10