ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россельхознадзор башлыгы Татарстанны нәтиҗәле эше өчен мактады

27 июнь 2019, 15:04 , Фото: Рамиль Гали

Россельхознадзор башлыгы Татарстанны нәтиҗәле эше өчен мактады Сергей Данкверт Татарстанда ветеринария өлкәсенә керткән инвестицияләр күләме башка төбәкләрдән күбрәк булуын билгеләп узды.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россельхознадзор башлыгы Сергей Данкверт Татарстанны азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә нәтиҗәле эше өчен мактады. Бүген Казанда аның җитәкчелегендә Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең коллегия утырышы узды.

“Татарстанда ветеринария мәсьәләләренә, башка күп кенә төбәкләрдән аермалы буларак, зур игътибар бирелә. Татарстанда Ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзор бердәм булып эшлиләр, шуңа күрә эш нәтиҗәләре дә югары”, - диде Данкверт. Ул бүген республиканың ветеринария өлкәсенә керткән инвестицияләре калган төбәкләрдән аерылып торуын әйтте.

Башка субъект вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстаннан үрнәк алырга киңәш итте. Биредә үсемлекчелеккә дә, терлекчелеккә дә бертигез караш булуына ишарәләде. Сатуга чыгарылучы продукциягә электрон сертификатлар әзерләүче “Меркурий” системасын кертү эше кайбер төбәкләрдә сүлпән баруын тәнкыйтьләде.

“Бүген барлык вәкаләтләр безнең илнең эпизоотик иминлегенә, азык-төлек куркынычсызлыгына юнәлдерелергә тиеш. Хакимиятне бүлү кирәкми. Ставрополь, Краснодар төбәкләре вәкаләтләрне тапшыруга каршы чыктылар. Аларга үзләрен үзе контрольдә тоту уңайлы. Гомумән, проблема шунда ки, күзәтчелек бәйсез булырга тиеш. Күзәтчелек безгә продукцияне экспортка җибәрергә булышачак”, - диде Данкверт.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10