ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов: Илкүләм проектларның максаты – республиканың тормыш сыйфатын яхшырту

27 июнь 2019, 14:36 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов: Илкүләм проектларның максаты – республиканың тормыш сыйфатын яхшырту Татарстан Президенты республикада бу юнәлештә җитди эш алып барылуын әйтте.

(Иннополис, 27 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларның максаты - илне үзгәртү, гражданнарның, шул исәптән, Идел буе федераль округының һәм, аерым алганда, республиканың тормыш сыйфатын яхшырту дип белдерде. Бу хакта ул журналистларга Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең утырышында сөйләде.

“Татарстанда илкүләм проектларның барлык юнәлешләре буенча җитди эш алып барыла. Һичшиксез, алар гамәлгә ашырылачак”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда норматив-хокукый актлар мөһим роль уйный, шуңа күрә нәтиҗәлерәк эшләү өчен аларны гадиләштерү һәм оптимальләштерү дә мөһим.

"Бу сорауларга төбәкләр тиз арада җавап бирә һәм Федераль Җыелышка төгәл сигнал бирә ала. Мондый эш Идел буе федераль округы дәрәҗәсендә оештырылган”, - дип бәяләде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10