ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Константин Толкачев Невский ордены белән бүләкләнде

27 июнь 2019, 13:05 , Фото: архив/Владимир Васильев

Константин Толкачев Невский ордены белән бүләкләнде Башкортстан корылтае рәисен Иннополиста узган утырышта котладылар.

(Иннополис, 27 июнь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Россия дәүләтчелеген ныгытудагы казанышлары, парламентаризм үсеше һәм актив иҗади эшчәнлеге өчен Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев Александр Невский ордены белән бүләкләнде.

Орденны аңа Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең утырышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тапшырды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10