ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россельхознадзор җитәкчесе белән очрашты

27 июнь 2019, 12:17 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россельхознадзор җитәкчесе белән очрашты Рөстәм Миңнеханов Сергей Данквертны Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеге өчен “Дуслык” ордены белән бүләкләде.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
с руководителем Федеральной службы по ветеринарному
и фитосанитарному надзору 
Сергеем Алексеевичем Данквертом

Алар Татарстанда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын контрольдә тоту өлкәсендәге хезмәттәшлек, шулай ук төбәктә ветеринария контролен тәэмин итү турында фикер алыштылар.

Республика Президенты Сергей Данквертка "Дуслык" ордены тапшырды. Бу бүләк Россельхознадзор башлыгына “республика белән тыгыз хезмәттәшлек һәм азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә керткән өлеше” өчен бирелде.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
с руководителем Федеральной службы по ветеринарному
и фитосанитарному надзору 
Сергеем Алексеевичем Данквертом

Очрашу Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан буенча Россельхознадзор Идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстанның төп дәүләт ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10