ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Илкүләм проектларны региональ белгечләр белән башкарып була

27 июнь 2019, 12:04 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Рөстәм Миңнеханов: Илкүләм проектларны региональ белгечләр белән башкарып була Бу минутларда Иннополис шәһәрендә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең утырышы уза.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны болай гына тормышка ашыру кыен, региональ белгечләр ярдәмендә генә торак-хуҗалык, юл һ.б. мәсьәләләрне чишәргә мөмкин дип саный. Бу фикерен ул Идел буе федераль округы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең утырышында әйтте.

"Иң яхшы тәҗрибәләр мәҗбүри төстә безнең округның барлык субъектларында кертелергә тиеш. Коллегаларыбызның үзара тәҗрибәләре белән бүлешүе бары тик файдага гына булыр", - диде ул.

Президент утырышны уздыру өчен нәкъ менә Татарстан республикасы сайлануы шатландыра дип әйтте. "Тормыш бер урында гына тормый, технологияләр алмашынып тора. Бу - яңа барлыкка килгән объектларны норматив көйләп торуны күздә тота", - ди ул.

"Бүгенге утырышта инновацияләр һәм цифрлы технологияләр кертү турында сүз алып барылачак. Шулай ук башка мөһим мәсьәләләр дә каралачак. Яңа тәкъдим-теләкләр дә яңгырар дип уйлыйм", - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10