ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Иске Татар бистәсендә “Бибинур” фильмын күрсәтәчәкләр

27 июнь 2019, 11:13

Фильм күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” һәм “Җомга көн кич белән” әсәрләре буенча язылган сценарийга нигезләнеп төшерелгән.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). 29 июньдә Иске Татар бистәсендә ачык һавада чираттагы фильмны күрсәтәчәкләр. Шиһабетдин Мәрҗани урамында урнашкан сәхнәдә режиссер Юрий Фетинг төшергән “Бибинур” фильмын күрсәтәчәкләр. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Фильм күренекле татар язучысы, татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” һәм “Җомга көн кич белән” әсәрләренә нигезләнеп язылган сценарий буенча төшерелгән. Фильмны Алгай татар авылында төшергәннәр.

Сюжет буенча Бибинур карчык төш күрә. Ул үзенең биш яшьлек чагын һәм чәчәк атып утырган бакча сукмагы буйлап баруын күрә. Кинәт кенә иң зур агачның ботакларында үзенең барлык үлгән туганнары утыруын күреп ала. “Бибинур, сиңа безнең янга килергә вакыт!” - дип әйтәләр аңа. Уянгач, карчык үзенең биш көн гомере калганын аңлый.

  • “Бибинур” VI Казан халыкара мөселман кинофестивалендә “Иң яхшы уен фильмы”, “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинацияләрендә төп бүләкләргә ия булды. 2010 елда “Бибинур” фильмы Евразия” Халыкара кинофестивалендә иң яхшы хатын-кыз роле призын, Санкт-Петербургта Көмеш грифон призын, “Московская премьера” фестивалендә Мәскәү хөкүмәте дипломын алды. XXXII Мәскәү Халыкара кинофестивалендә “Перспективы” конкурсы программасында катнашты.
  • Иске Татар бистәсендә кино күрсәтү 8 июньдә, Джефф и Майкл Цимбалистларның “Пеле. Рождение легенды” америка драмасыннан башланды. Кино күрсәтү җәй буе һәр шимбәдә 20:30 сәгатьтә булачак. Тамашачыларга “Татаркино” фондындагы татар һәм Россия кинематографистларының тулы һәм кыскаметражлы фильмнары тәкъдим ителәчәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10