ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова белән хушлаштылар

27 июнь 2019, 11:50 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова белән хушлаштылар Соңгы юлга озату чарасында артистканың коллегалары - Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары катнашты.

(Казан, 27 июнь, Алинә Айдарова). Бүген Казанда Татарстанның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова белән саубуллашу чарасы узды.

  • Һаҗәр Шәкүрова Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 1964 елда эшли башлый. Ул елларда әлеге театр Республика күчмә театры була.

"Җор телле, шук иде. Соңгы очрашуыбызда: "Исәнлектә күрешергә язсын", - дип саубуллашты", - дип искә алды Һаҗәр апаны Кәрим Тинчурин театры артисты Гөлчәчәк Хафизова.

"Хәтта авырый башлагач та, бер премьераны да калдырмый иде. Театрыбыз үткәргән бәйрәмнәргә килә иде", - дип сөйләде Кәрим Тинчурин театры артисты Гүзәл Гайнуллина.

Һаҗәр Шәкүрова Казан шәһәре Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамыгындагы мөселман зиратына җирләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10