ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Халыкара форум делегатлары Алтын Урда тарихын өйрәнүчеләргә ярдәм итүне сорый

27 июнь 2019, 08:53 , Фото: Салават Камалетдинов

Халыкара форум делегатлары Алтын Урда тарихын өйрәнүчеләргә ярдәм итүне сорый Белгечләр бөтен дөньядан галимнәрне җыеп, күмәк монография булдырырга тели.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Урта гасыр чыганакларында “татарлар” төшенчәсе: исем, терминнар һәм аны йөртүчеләрнең тарихи язмышы” түгәрәк өстәле делегатлары Алтын Урда тарихын өйрәнүче галимнәргә финанс ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә. Бу хакта форумның резолюция проекктында язылган.

Алар Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтына “татар” этнонимы тарихы һәм татар кабиләләренең тарихын өйрәнү буенча бөтен дөньядан иң яхшы белгечләрне җыеп, күмәк монография булдырырга тәкъдим ясады.

Галимнәр тәкъдим иткән резолюциядә башка теләк-фикерләр дә урын алган. “Бу тәкъдимнәрне, һичшиксез, оештыручыларга җиткерәбез”, - диде галимнәр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10