ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сабада Чжэцзян провинциясе делегациясе булган

27 июнь 2019, 09:00 , Фото: Фәнил Мәүлетов

Сабада Чжэцзян провинциясе делегациясе булган Иштуганда кытай кухнясы өчен таякчыклар җитештереләчәк.

(Саба, 27 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районының Кытай провинцияләре белән икътисади багланыш элемтәләре ныгый бара. Сабада Чжэцзян провинциясе делегациясе булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кунакларны мәдәният хезмәткәрләре район чигендә ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар. Аннары ике арадагы сөйләшүләр район хакимиятендә дәвам итте. Район башлыгы Рәис Миңнеханов делегацияне Саба төбәге, аның икътисады, социаль хәле белән таныштырды.

Инвесторлар белән гамәлгә ашырылачак яңа проектлар турында сөйләде. Икътисадый багланышларның бер нәтиҗәсе буларак, Иштуганда кытай кухнясы өчен таякчыклар җитештерелә башлавы да әйтелде.

Моннан дүрт ел элек Хэбэй провинциясендәге компанияләр арасында сәүдә-икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешү төзелгән иде.

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10