ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Сарманда район фермерлары семинар-киңәшмәгә җыелды

27 июнь 2019, 01:00 , Фото: Альбина Сабирова

Сарманда район фермерлары семинар-киңәшмәгә җыелды Семинарның практик өлеше алдан билгеләнгән маршрут буенча басу-кырларда, мини-фермаларны карап үтте.

(Сарман, 27 июнь, "Татар-информ", "Сарман", Альбина Сабирова). Кичә Сарман районында “Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү” темасына багышланган семинар-киңәшмә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аның эшендә Татарстан Республикасы фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, җирлек башлыклары, районның фермер һәм шәхси хуҗалыклар башлыклары катнаштылар.

Семинарның практик өлеше алдан билгеләнгән маршрут буенча басу-кырларда, мини-фермаларны карап үтте. Пленар өлеше “Сарман” кинотеатрында дәвам итте.

Соңыннан авыл җирлегендә кече формалар үсеше буенча савым сыерлар асраучы хуҗалыклар, шулай ук фермер хуҗалыклары арасында узган конкурс җиңүчеләрен бүләкләү һәм сыер саву аппаратлары тапшыру оештырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10