ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Свердловск өлкәсендә беренче тапкыр "Урал йолдызы" яшьләр форумына әзерләнәләр

27 июнь 2019, 08:32

Чарага 18-30 яшьлек татар кызлары-егетләре чакырыла.
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). 19-22 август көннәрендә Свердловск өлкәсендә беренче тапкыр "Урал йолдызы" татар яшьләре форумы узачак. Бу хакта өлкә Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Форумда 18-30 яшьлек татар кызлары һәм егетләре катнаша ала. Алар өчен лекцияләр, мастер-класслар, кичәләр уздыру күздә тотыла. Шулай ук биредә дуслар, ә кемнәрдер икенче ярын таба алачак, диелә хәбәрдә. 
 
Первоуральск каласында узачак форумга теркәлү узу инде башланган. Ул 12 августка кадәр дәвам итәчәк. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10