ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

София галиме Никифор Григораның татарлар турында язган истәлеген тәкъдим итте

26 июнь 2019, 21:58 , Фото: Салават Камалетдинов

София галиме Никифор Григораның татарлар турында язган истәлеген тәкъдим итте Александр Николов сүзләренчә, Византия фәлсәфәчесе татарларны скифлар дип атаган.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Софиянең Климент Орхидский исемендәге университеты профессоры Александр Николов Византия фәлсәфәчесе Никифор Григораның татарлар турында язып калдырган истәлеген тәкъдим итте. Бу хакта ул Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган VI Халыкара форумы утырышында сөйләде.

“Никифор Григора татар дөньясы белән шактый таныш була, ул аларны Гомер һәм Геродот заманыннан Византия заманы аралыгында барлыкка килгән этнографик схемага кертеп карарга тели. Ул татарларны скифлар дип атый һәм аларның кайсы өлешен татарлар алып торганын әйтә”, - диде ул.

Галим сөйләвенчә, Григора скиф-татарларны хәрби көч ягыннан аерылып торуларын яза. “Григора татарларның скиф дөньясында зур өлеш алып торуын искәртә. Шулай ук аңа Чыңгызханның яулап алулары, татарлар катнашкан Балкандагы хәлләр турында да мәгълүм була”, - диде ул

Александр Николов Акрополит, Пахимер һәм Григора язмаларының никадәр дөреслеккә туры килгәнен төгәл белеп бетермәвен әйтте. “Болар турында әле эзләнергә, төпченергә кирәк", - диде ул

"Акрополит язган китапта татарлар турында мәгълүмат чынга охшамаса да, Григора язуларында татарлар турында күзаллауның күбесенчә чынлыкка туры килгәнен күзәтәбез”, - дип нәтиҗә ясады галим.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10