ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Лениногорскида яшәүчеләр WorldSkills Kazan 2019 флагын кабул итте

26 июнь 2019, 22:00

Лениногорскида яшәүчеләр WorldSkills Kazan 2019 флагын кабул итте Чемпионатта катнашучыларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырылды.

(Лениногорск, 26 июнь , “Татар-информ”,“Заман сулышы”). Лениногорск муниципаль районда флагны хөрмәтләү тантанасы шәһәрнең “Юбилейный” паркында узды. Флагларны әлеге эстафетаны оештыру комитеты алып килде. Бу турыда район газетасы сайты хәбәр итә.

Кунакларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, нефть техникумы директоры Игорь Врублевский сәламләде. Район башлыгы WorldSkills Kazan 2019 флагына Лениногорск гербын беркетте. Оештыру комитеты тарафыннан аңа чемпионат флаглары эстафетасында катнашучы сертификаты тапшырылды.

Чараны ачып, теләкләрен җиткергәннән соң Рәгать Хөсәенов VII “Яшь һөнәрчеләр” (WorldSkills Russia) Илкүләм  чемпионатында катнашкан музыка педагогика көллияте студенты Софья Синкевич, аны әзерләүче педагогы Ирина Андреевнага һәм шәһәребезнең нефть техникумы студентлары Дмитрий Гурьянов, Антон Шпаковский, Роберт Ганиев, Дамир Мурадымовка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10