ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстанның «Бердәм Россия»се сайлаулар алдыннан наказлар пакетын формалаштыра

26 июнь 2019, 20:48 , Фото: Михаил Захаров

Татарстанның «Бердәм Россия»се сайлаулар алдыннан наказлар пакетын формалаштыра Хакимият партиясе Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә республика парламенты депутатлыгына кандидатлар исемлеген тәкъдим итте.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Сайлау алды кампаниясе вакытында Татарстан «Бердәм Россия» партиясе республика халкыннан шәһәр, район һәм авыл җирлекләре үсешенә кагылышлы наказлар пакетын формалаштыра. Бу хакта республика парламентында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр итте.

«Сайлау алды кампаниясе вакытында безнең өчен һәр сайлаучыны максималь рәвештә колачлау мөһим. Республиканың һәр кешесенең йә шәхсән, йә телефон элемтәсе, йә социаль челтәрләр яки Интернет аша кандидатларның биографиясе белән танышу, аларга сорау бирү, конкрет проблеманы күтәрү мөмкинлеге булачак. Бу партиягә татарстанлыларның барлык теләкләрен һәм наказларын исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Юрий Камалтынов.

Фракция җитәкчесе сүзләренә караганда, «Бердәм Россия» өчен наказлар пакетын формалаштыру тәҗрибәсе яңалык түгел. 2014 елда Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан депутатлыкка кандидатлар 2,5 меңгә якын наказ җыйдылар, шуларның 80 проценты тормышка ашырылды инде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10