ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Үзбәкстан галиме Алтын Урданың тулаем тарихы бик аз яктыртыла дигән фикердә

26 июнь 2019, 20:33 , Фото: Владимир Васильев

Үзбәкстан галиме Алтын Урданың тулаем тарихы бик аз яктыртыла дигән фикердә Ул Татарстанны Чынгысхан империясе, чыңгызыйларны өйрәнү буенча генераль штаб итү тәкъдиме белән чыкты.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Алтын Урда тарихы буенча күп кенә мәсьәләләр Үзбәкстанда аз яктыртыла. Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институты директорының фән буенча урынбасары Шөһрәт Мөхәммәдов шул фикердә. Бу хакта ул Казанда VI Алтын Урда халыкара форум кысаларында конференциядә әйтте.

"Алтын Урда тарихын гына өйрәнү таррактыр ул. Безгә бу чорда Иранда, Кытайда, һиндстанда нәрсә барганын белү кирәктер. Чагатай Улусы, Урта Азия турында әйтеп тә тормыйм. Анда да зур үзгәрешләр булган. Хорезм Җучи Улусы составына кереп, Бөек Ефәк юл чатында булган. Кызганыч, безнең Үзбәкстанда Алтын Урда, Җучи Улусы тарихында бу мәсьәләләр аз яктыртылган", - диде ул.

Ул Бөек Ефәк юл буенча түгәрәк өстәл кысаларындагы чыгышка әзерләнгәнен әйтте. "Әзерлек барышында, бу чор турында аз белүебезне аңладым. Дөрес, сезнең бүлек зур эш башкара. Сезне Чыңгызхан империясе, чыңгызыйларны өйрәнү буенча генераль штаб итү идеясе бар. Күп нәрсәләрне белмибез икән", - диде Шөһрәт Мөхәммәдов.

Аның әйтүенчә, Алтын Урда тикшеренүләре бүлегендә башкарылучы эшләр зур дәүләт, Чыңгызхан империясе, тулаем монгол империясен өйрәнү өчен яхшы катализатор санала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10