ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тарихчы: Явыз Иванны Алтын Урданың варисы титулын йөртүче дип атарга була

26 июнь 2019, 19:50 , Фото: Владимир Васильев

Тарихчы: Явыз Иванны Алтын Урданың варисы титулын йөртүче дип атарга була Вадим Трепавлов әйтүенчә, Алтын Урдадагы патшалык символы Әстерхан ханлыгы җирлегендә булган.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Россия халыклары тарихы һәм Россия тарихы институтының этникара мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе Вадим Трепавлов Явыз Иванны Алтын Урданың варисы дип Казан ханлыгын яулап алганнан соң түгел, ә бәлки Әстерхан ханлыгын яулаганнан соң әйтергә була дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

“Явыз Иванны Алтын Урданың варисы дип әйтеп буламы? Күпмедер мәгънәдә әйе. Әмма Казан ханлыгын алганнан соң түгел, Әстерхан ханлыгын алганнан соң”, - диде ул.

Тарихчы әйтүенчә, Алтын Урданың ханлык символы Казанда булмаган.

“Чөнки Әстерхан ханлыгы җирләрендә Сарай хәрабәләре – патшалыкның сакраль символы була. Әстерханны алганчы, Явыз Иванны коронацияләүне руслардан кала беркем дә танымаган. Әстерханны алганнан соң Мәскәүдән Истанбулдагы патриархка Иван Дүртенчене булачак Явыз Иванны патша итәргә дигән үтенеч килә. Әстерханны алгач, аны патша булу хокукына ия дип санаганнар”, - ди тарихчы.

Явыз Иван яулап алган ханлыкларда идарә системасын үзгәртмәгән.

“Империя логикасыннан чыгып караганда, яулап алынган Казан ханлыгында административ тәртипләр нәкъ шулай ук ханлыктагыча кала. Чөнки алай идарә итү җиңелрәк була. Болай уйлаганда,Явыз Иван Алтын Урданың да, Казан ханлыгының да варисы булып санала ала. Ләкин бер нәрсәне истә тотарга кирәк: идарә итү технологиясе һәм идеология хакимлеге Алтын Урдадан тамыр җибәрмәгән” , - диде Вадим Трепавлов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10