ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алексей Песошин “Сетевая компания” акционерлары утырышын уздырды

26 июнь 2019, 19:39 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин “Сетевая компания” акционерлары утырышын уздырды Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Акционерларның гомуми җыелышы тарафыннан 2018 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре каралды, 2018 ел өчен еллык хисап һәм еллык бухгалтер (финанс) хисаплылыгы расланды. Акционерларга компаниянең GRI Standards халыкара стандартлары буенча әзерләнгән тотрыклы үсеш турында хисап тәкъдим ителде.

Акционерларның еллык гомуми җыелышында Директорлар советы һәм Ревизия комиссиясе сайланды, шулай ук 2019 финанс елы өчен компаниянең бухгалтер хисапларына мәҗбүри еллык аудит үткәрү өчен аудитор расланды.

Хисап елында компания куелган бурычларны уңышлы үтәде һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең ышанычлылык һәм сыйфат күрсәткечләрен яхшыртуның тотрыклы динамикасын күрсәтә. Бу уңышларга инновацион проектларны гамәлгә ашыру һәм гамәлдәге энергообъектларны модернизацияләү, шул исәптән интеллектуаль карарлар кертү нәтиҗәсендә ирешелгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” Директорлар советының рәисе итеп сайланды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10