ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты

26 июнь 2019, 19:13 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә Зур Кремль сараеның Георгиев залында узды.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Сыйфатлы һәм куркынычсыз автомобиль юллары челтәрен булдыру турында”гы мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә Зур Кремль сараеның Георгиев залында узды.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы утырышы автомобиль юллары челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган иде.

Утырышта юл төзелеше нәтиҗәлелеген, юлларны ремонтлау һәм карап тоту сыйфатын арттыруга, юл хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар тикшерелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10