ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Владимир Путин юлларда видеокүзәтү камераларын яшермәскә өнди

26 июнь 2019, 20:01

Юлларда видеокамералар урнаштыруның максаты - юлларда аварияләрне һәм травматизмны киметү дигән Владимир Путин

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Юлларда видеокамералар урнаштыруның максаты - юлларда аварияләрне һәм травматизмны киметү. Моның белән бәйле рәвештә, Владимир Путин бу өлкәдә эшләгән өчен җавап бирүчеләрне камераларны яшермәскә өндәгән. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

«Аларны урнаштыруның максаты - юлларда аварияләрне һәм травматизмны киметү, кешеләрнең гомерен саклап калу. Бу камераларны, бигрәк тә куркыныч участокларда яшерергә кирәкми», - дип белдергән Президент Кремльдә узган Дәүләт Советы утырышында.

Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләрне юл кагыйдәләрен үтәргә өндәү урынына, аларга штраф кына язалар, ә бу максат түгел дигән Путин. Ул шулай ук аны утырышта катнашучылар гына түгел, Кремльдән читтәгеләр дә ишетергә тиешлеген әйткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10