ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Яшьләр парламентына һәм Дәүләт Советына сайлаулар бер үк вакытта узачак

26 июнь 2019, 18:11 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Яшьләр парламентына һәм Дәүләт Советына сайлаулар бер үк вакытта узачак Сайлаулар максималь ачык булачак, ә кандидатлар төрле фильтрлар аша үтмәячәк, дип ышандырды Дамир Фәттахов.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанның Яшьләр парламентына сайлаулар VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар белән бер үк вакытта узачак. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Фәттахов Яшьләр парламентының "чын-чынлап яшь, актив һәм җитди максатчан аудитория"дән формалашуын тели. Кандидатлар төрле фильтрлар аша үтмәячәк, дип билгеләп үтте министр.

Агымдагы елның май аенда Татарстанның Яшьләр парламенты үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Әлегә бу оешма ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы дип атала. Фәттахов сүзләренчә, хәзер ул рәсми төстә Яшьләр парламенты дип аталачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10