ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Россиядә конфискацияләнгән автомобиль хуҗаларының хокуклары аталды

26 июнь 2019, 18:23

Автомобиль - ул куркыныч чара, аны фаҗига китереп чыгарырга мөмкин булган гражданинга тапшырырга ярамый, ди Владимир Колокольцев.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Руль артында исерек шофер булган автомобиль хуҗалары конфискация вакытында регресс дәгъвасын бирә ала. Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцев Дәүләт Советының автомобиль юллары үсешенә һәм юл хәрәкәте иминлегенә багышланган утырышында шул хакта сөйләде. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган шоферлардан транспорт чараларын конфискацияләүне тәкъдим итәбез. Автомобиль - ул куркыныч чара, аны фаҗига китереп чыгарырга мөмкин булган гражданинга тапшырырга ярамый. Бер граждан юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза, икенчесе - милекчедән бу автомобиль конфискацияләнә. Законнар милекченең әлеге гражданга регресс дәгъвасын бирү мөмкинлеген күздә тота», - диде ул.

Шулай ук Владимир Колокольцев исерек шоферларның автомобильләрен конфискацияләү юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттырачак һәм меңләгән кешеләрнең гомерен саклап калачак, диде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10