ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сочи татарлары Сабан туенда җирле халыкка милли традицияләрне күрсәтәчәк

26 июнь 2019, 16:28

Сочида 4 меңнән артык татар яшәве мәгълүм.
(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). 30 июнь көнне Сочи шәһәрендә узачак Сабан туенда татарлар җирле халыкка милли традицияләрне күрсәтәчәк. Бу хакта Краснодар Татар автономиясе хәбәр итә. 
 
Бәйрәмдә татар милли ризыкларыннан авыз итәргә, уеннарда һәм ярышларда катнашырга, мастер-классларда осталыкларны арттырырга, татарча җыр-биюләрне тамаша кылырга мөмкин булачак. Шулай ук милли көрәш, балалар өчен мәйданчыклар эшләячәк, диелә хәбәрдә. 
 
  • Интернеттагы мәгълүматлар буенча, Сочида 4 меңнән артык татар яши. Ел саен Сабан туе меңгә якын милләттәшебезне үзенә җыя. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10