ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Омск өлкәсенең Туйчы авылында Сабан туе логотибын ясаганнар

26 июнь 2019, 15:14 , Фото: Соцсети

Омск өлкәсенең Туйчы авылында Сабан туе логотибын ясаганнар Туйчы халкы Сабан туен 29 июньдә бәйрәм итәчәк.
(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). Омск өлкәсенең Туйчы авылында узачак Сабан туеның логотибын ясаганнар. Бу хакта җирле татарларның милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Оештыру комитеты карары буенча, Туйчыда Сабан туе билгесе булып ат сайланган. Бу юкка түгел, чөнки Туйчы авылының исеме килеп чыгышы да "ат караучылар" дигән сүзтезмәгә бәйле дигән фикерләр бар. 
 
Логотипның аскы өлешен исә милли бәйрәмнең символы - чигүле сөлге бизи, диелә хәбәрдә. 
 
Туйчы халкы Сабан туен 29 июньдә бәйрәм итәчәк. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10