ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Чүпрәле районында танылган хәйрияче Сара Вәлиуллина музее ачылды

26 июнь 2019, 13:44 , Фото: tatar-congress.org

Чүпрәле районында танылган хәйрияче Сара Вәлиуллина музее ачылды Ул, еллар буе пенсиясен жыеп, авылны икегә бүлеп агучы инеш аша күпер салдыра.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). Татарстанның Чүпрәле районы китапханәсендә Яңа Ишле авылыннан хезмәт ветераны, тугыз бала анасы Сара апа Вәлиуллинага багышланган музей бүлмәсе ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Музей киштәләрендә инде мәрхүм булган Сара апаның бик күп шәхси әйберләре, ул укыган Коръән китаплары, тәсбихлар куелган.

Музейның түр башына ук 14 буынны күрсәткән нәсел шәҗәрәсе урнаштырылган. Сара апа, еллар буе пенсиясен жыеп, авылны икегә бүлеп агучы инеш аша күпер салдыра. Гомер итү дәверендә ул бик күп изге гамәлләр кыла, хәйриячелек белән шөгыльләнә. 2013 нче елда аңа «Ел хәйриячесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Сара апага әлеге дипломны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган иде. Сара апаның ире Гомәр абый белән үстергән балалары бүген республиканың төрле почмакларында яши. Берничәсе бүгенге чарага да кайткан иде. Алар әниләре турында истәлек-хәтирәләре белән уртаклаштылар. Музейга әниләренең тагын берничә шәхси әйберләрен бүләк иттеләр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10