ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Мөслим районы командасы “Әлбәден хәрби уеннар”ында икенче урынны яулады

26 июнь 2019, 04:00

Фестиваль кысаларында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча республика чемпионаты да үтте.

(Мөслим, 26 июнь, "Татар-информ", "Мөслим-информ"). 22 июньдә Питрәч районының Әлбәдән авылында Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы П.М.Гаврилов истәлегенә “Әлбәден хәрби уеннар” беренче бөтенроссия фестивале узды. Анда безнең Мөслим районы командасы икенче урынны яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ике көн дәвам иткән чара Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның батырлыгы турында сөйләгән пролог белән башланды. Фестиваль кунаклары тарихи реконструкция комплексын, Брест крепосте фрагментын карады һәм “сугыш фрагментларын” карады.

Фестиваль кысаларында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча республика чемпионаты да үтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10