ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Корея галимнәре тюркология өлкәсен КФУ университеты белән берлектә танытачак

25 июнь 2019, 20:48 , Фото: Зилә Мөбәрәкшина

Корея галимнәре тюркология өлкәсен КФУ университеты белән берлектә танытачак Белгечләр сүзләренчә, Кореяда әлеге юнәлеш буенча эшләүче Россия галимнәре әлегә килмәгән.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Евразиянең төрки халыкларны өйрәнү буенча тикшеренү үзәге җитәкчесе, профессор Ынгенг О тюркология юнәлеше Кореяда зур үсеш алмаганын әйтте. “Шуңа күрә дә Кореяда тюркологияне таныту һәм популярлаштыру максатын куйдык”, - дип сөйләде ул КФУда узган очрашуда “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Кореяда тарихны, телләрне өйрәнүче һәм тикшерүче тюркологлар бихисап, әмма Россиядән галимнәр юк. Без Казан федераль университеты белән мөнәсәбәтләрне ныгытып, бу кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә теләр идек. Бездә тюркологларның саны аз булу сәбәпле, көчләрне берләштерергә һәм тюркологияне үстерергә телибез”, - диде галимә.

Ынгенг О Татарстан турында белеп бетермәүләре, монда килгәч татар теле, традицияләре, гореф-гадәтләре белән танышулары турында әйтте. “Ана теле” онлайн мәктәбе белән танышкач, бик тә сөендем: татар телен дөньяның теләсә кайсы төбәгеннән өйрәнеп була икән”, - дип билгеләп үтте ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10