ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Фәнзилә Җәүһәрова Корея галимнәре белән берлектә сүзлек булдырырга тәкъдим итте

25 июнь 2019, 20:19 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Фәнзилә Җәүһәрова Корея галимнәре белән берлектә сүзлек булдырырга тәкъдим итте Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре Төрки халыкларның мәдәни сүзлеген берләшеп язып булыр иде дип саный.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре Фәнзилә Җәүһәрова Польша, Германия, Украина галимнәре белән берлектә эзләнүләр алып барылуына басым ясады һәм Корея университеты тюркологлары белән берлектә киләчәктә сүзлек булдыру хакында ниятен әйтте. Бу хакта ул КФУда Корея галимнәре белән очрашу вакытында “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Без сезнең белән төрки дөньясына һәм бөтен дөньяга гаҗәп кызыклы Төрки халыкларның мәдәни сүзлеген эшли алыр идек”, - дип тәкъдимен җиткерде ул галимнәргә.

Фәнзилә Җәүһәрова кореялылар белән тамырлар уртак булуын әйтте. “Ул сезнең белән бик тыгыз элемтәдән булган заманнарга, уртаклыкларга барып тоташа. Бу юнәлешләрдә программа төзеп, ул халыкара, ягъни глобаль дәрәҗәдәге проект була алыр иде”, - диде ул.

Белгеч Сеул белән Татарстанның Мәдәният министрлыгы арасында элемтәләр башланып киткәне турында сөйләде. “Без Корея халкының һуннар заманыннан ук төркиләр белән тыгыз элемтәдә булганын беләбез һәм алар тарихта, мәдәнияттә, тормыш-көнкүрештә, ризыкларда хәзер дә чагылыш таба”, - ди ул.

“Европа галимнәре каршында телне белеп, телнең асылын тоеп, әзерләнгән материаллар белән без бергәләп катнаша алсак, ул халыклар мәдәнияте варислары буларак үзебезне танытыр һәм дөньяга кызыклы эзләнүләр бирә алыр идек”, - диде Фәнзилә Җәүһәрова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10