ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Татарстанда халыкны бушлай карау өчен алты күчмә флюорография үзәге сатып алына

25 июнь 2019, 20:04

Күчмә үзәкләрне республика туберкулезга каршы клиник диспансер өчен 59,4 млн сумга сатып алачак.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ", Марат Ишкилдин). Татарстанда туберкулезга каршы республика клиник диспансеры өчен 6 күчмә флюорография үзәге 59,4 млн сумга сатып алыначак. Үзәкләрдә халыкка әлеге хезмәт күрсәтү бушлай булачак. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

"Үзәкләр шәһәрдә дә, авыл җирлегендә дә эшләячәк, ә халык өчен кабул итү бушлай булачак», — дип сөйләделәр Республиканың туберкулезга каршы клиник диспансерында (РКПД).

Барлык күчмә җайланмалар да цифрлы аз дозалы флюорографлар, ике автоматлаштырылган эш урыны һәм "ГЛОНАСС / GPS” абонент терминалы белән җиһазландырылачак. Үзәк беренче чиратта туберкулезны иртә ачыклау өчен кулланылачак.

"Гадәттә, мондый күчмә җайланмага йөкләнеш 15 мең карау тәшкил итә", — диделәр диспансерда.

Бер күчмә флюорография үзәгенең бәясе 9,9 млн сум тәшкил итә. Үзәкләрне сатып алу федераль бюджеттан финансланачак.

“Товарны, дәүләт контракты төзелгәннән соң, йөз көн эчендә тәэмин итүче көче белән китерү гамәлгә ашырыла", — диелә документларда.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10