ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татар-информ"да "Тукай юлы" проекты турында сөйләшәчәкләр

25 июнь 2019, 17:33

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Иртәгә, 26 июньдә 11:00 сәгатьтә "Татар-информ"да "Тукай юлы - Путь Тукая" проектына багышланган матбугат конференциясе булачак. 

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Тукай юлы – Путь Тукая” Халык проектының оештыру комитеты рәисе Римма Ратникова, Татарстан Республикасы велосипедчылар союзын оештыручы, сәяхәтче Илдус Янышев, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институты студенты Гадел Мөхәммәтшин катнашачак. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10