ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Төрекмәнстан компанияләре КФУга максатчан студентлар җибәрәчәк

25 июнь 2019, 16:17 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Төрекмәнстан компанияләре КФУга максатчан студентлар җибәрәчәк
 "Казанда югары уку йортында укучы студентлары өчен Төрекмәнстан түләячәк", - дип аңлатты КФУ ректоры Илшат Гафуров.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Төрекмәнстан компанияләре үз студентларын максатлы рәвештә КФУга укырга җибәрергә планлаштыра. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров сөйләде.

«Әлегә Төрекмәнстан студентлары түләүле нигездә белем алды, ягъни укыган өчен үзләре түләде, — диде Гафуров. - Без Төрекмәнстаннан килгән хезмәттәшләребез белән кирәкле юнәлешләр буенча максатчан укучылар җибәрү турында килештек. Алар өчен түләүне Төрекмән ягы алып барачак. Компания яки бюджет [Төрекмәнстан] түли. Алар моны үзләре хәл итә».

Яңа уку елы башланганчы, Төрекмәнстан делегациясе Казанга КФУда уку һәм яшәү шартларын бәяләү, белем бирү программалары һәм фәнни-тикшеренү проектлары белән танышу өчен киләчәк.

«Без шулай ук ике диплом буенча аспирантларны яңадан әзерләүгә дә килештек. Фәнни җитәкче безнең яктан да, Төрекмәнстан ягыннан да булачак. Шулай ук компания вәкиленең дә катнашуы күздә тотыла. Бу безнең чыгарылыш укучылары үз туган якларына кайтып, уку өчен түләгән компанияләрдә эшли алсын өчен кирәк», — дип өстәде КФУ ректоры.

  • Төрекмәнстан студентлары инде КФУда белем ала. Алар күбрәк Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында (100 дән артык кеше), Икътисад һәм финанслар институтында (73 кеше) белем алуны сайлый. Шулай ук КФУда 50гә якын кеше юридик белем ала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10