ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Димитровградта татар мәктәбенә укучылар җыялар

25 июнь 2019, 16:04

Тукай исемендәге 22 нче номерлы мәктәп 2019-2020 уку елына 10-11 сыйныфларга укучылар кабул итә.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче номерлы муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбе 2019-2020 уку елына 10-11 нче сыйныфларга укучылар кабул итүне дәвам итә. Башка сыйныфларга да кабул итү мөмкинлеге бар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенге көндә биредә 260 татар баласы белем ала, аларга 18 татар милләтеннән булган югары һәм беренче категорияле укытучылар белем һәм тәрбия бирә. Бу белем бирү йортында укыту рус телендә алып барыла. Татар теле һәм әдәбияты фәне төп уку предметларының берсе булып тора.

"Мәктәп укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклап, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм аларны саклап калу максаты белән ачылды", диелгән бу хәбәрдә.

  • Сорауларны dtatscool@mail.ru электрон адресына җибәрергә була. Элемтәләр өчен телефон номеры 8-842 -35-3-13-42. Тулырак мәгълүматны мәктәп сайтыннан алырга мөмкин.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10