ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Магнитогорск шәһәрендә беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды

25 июнь 2019, 13:39 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Магнитогорск шәһәрендә беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды Ике этаптан торган чара Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырыла.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Быел Магнитогорск шәһәрендә беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясе оештырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Акция ГабдуллаТукай туган көне уңаеннан уздырылган. Ул ике этапта үтә һәм Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырыла. Биредә татар телен өйрәтү түгәрәге җитәкчесе Әкълимә Гобәйдуллина татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗаты һәм тормышы белән таныштыра. Түгәрәктә шөгыльләнүче балалар Тукай шигырьләрен сөйли. Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр дә ясыйлар, диелә бу хәбәрдә.

«Идел» татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Алия Җиһангирова татар телен белү дәрәҗәсен ачыклау өчен милләттәшләребез арасында викторина оештырган. Акция «Туган тел» җырын бергәләп җырлау белән тәмамланган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10