ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттәге көчле давылның үзәгеннән төшерелгән видео барлыкка килде

25 июнь 2019, 09:46 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Әлмәттәге көчле давылның үзәгеннән төшерелгән видео барлыкка килде Видеоны шторм вакытында бөкегә эләккән машина кабинасыннан төшергәннәр.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Әлмәттәге көчле давыл вакытында төшерелгән видео барлыкка килде. Фаҗига урынында төшерелгән кадрларны социаль челтәр кулланучылары Интернетка урнаштырган.

Видеоны давыл вакытында бөкегә эләккән йөк машинасы кабинасында калган ир-атлар төшергән. Кадрларда күренгәнчә, алар ягына көчле давыл килә – җил юлга һәм машина өсләренә агачларны аудара.

Ир-атларга зыян килмәгән. Бер агач аларның машинасының алгы тәрәзәсенә төшкән.

  • Әлмәттә көчле җил агачларны аударган, йорт түбәләрен куптарган һәм берничә машинага зыян салган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10