ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бөгелмәдә Әтиләр көнен билгеләп үттеләр

25 июнь 2019, 01:00 , Фото: Татьяна Шакирҗанова

Бөгелмәдә Әтиләр көнен билгеләп үттеләр Мондый чаралар балалар тәрбияләүдә әтиләрнең абруен һәм ролен арттыра, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыта.

(Бөгелмә, 25 июнь, "Татар-информ","Бөгелмә авазы", Татьяна Шакирҗанова). 21 июньдә Халыкара Әтиләр көне кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Возрождение" реабилитация үзәгендә уеннар, призлар һәм концерт белән тулган спорт бәйрәме узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге чарада 24 хезмәт алучы катнашты.

Бәйрәмне үткәрү фикере күптәнге тарихка ия һәм инде беренче ел гына үткәрелми.

Чараның максаты - тыныч вакытта геройлык бәйрәме буларак Әтиләр көнен бәйрәм итү, аның тарихы белән таныштыру. Бәйрәм традиция буенча котлаулардан башланды. Яраткан әтиләр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.

Бәйрәмне балалар иҗатының матур номерлары белән үрелеп барган спорт эстафетасы дәвам иттерде. Катнашучылар чын канәгать калды.

Мондый чаралар балалар тәрбияләүдә әтиләрнең абруен һәм ролен арттыра, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыта.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10