ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Төмән районының Аманад авылында яңа мәчет ачылды

24 июнь 2019, 21:53 , Фото: Владимир Васильев

Төмән районының Аманад авылында яңа мәчет ачылды "Мәчеттә намаз укылмаса – ул сезгә ләгънәт укып тора", - дип сөйләгән өлкә мөфтие Зиннәт Садыйков.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). 21 июнь – җомга көнне Төмән районының Аманад авылында мәчет ачылды. 1992 еллардан бирле бу урын мәчет өчен билгеләнеп, Багдад хәзрәт вакытында ук аның стеналары торгызылган була. Аннары түбәсе ябыла. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

“Без динебезне, телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне онытмаска тиеш. Мәчет төзү – ул әле бер эш, ә анда гел намаз укуны тәэмин итү – иң әһәмиятлесе. Мәчеттә намаз укылмаса – ул сезгә ләгънәт укып тора, ә аның ишекләре гел ачык булып, анда Коръән сүзләре ишетелсә – сезнең өчен дога кылган шикелле була. Шундый мәчет булдырганыгыз өчен рәхмәт”, - дигән өлкә мөселманнары Дини идарәсе рәисе, мөфти Зиннәт Садыйков.

Намаз укылганнан соң, кунакларны оештыручылар мул итеп әзерләнгән өстәлләр артына чакырдылар. Муллаш авылыннан килгән “Пышны” ансамбле (җитәкчеләре Җәгъфәр Касыймов) артистлары матур татар көйләрен башкардылар, диелә бу хәбәрдә.

Мәчет төзү эшендә катнашкан иң активларга өлкә мөселман дини идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылган, мәчет имамы Ринад Абдуллин һәм мөселман төркеме рәисе Тимербикә Моталлапова өлкә милләтләр эшләре комитеты рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы котлап шигырь сөйләгән.

Мәчеттән ерак түгел яшәүче Сәлимә Мәүлетова авылда әлеге мәчетнең өченче иман йорты итеп хәтерләвен сөйләгән. Беренчесе янган, икенчесе совет елларындагы үзгәрешләргә туры килеп, мәктәп тә, клуб та булган. 2017 ел башларында Тимербикә Моталлапова Аллаһ йортының эшен тәмамлауга ныклап керешә. Авыл халкы җыйган садакаларга ярдәмгә өлкә хакимияте (1500 мең), өлкә диния нәзарәте (300 мең тирәсе) дә кушыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10